https://tnv.ru
25 Июнь 2026, 16:40
54
0

Татарстанда Казань — Оренбург трассасының 30нчы чакрымыннан 43нче чакрымына кадәрге участокны реконструкцияләү ахыргы этапка чыкты. Юл йөрү өлеше ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
Хәзер объектта асфальт җәю эшләре бара. Шул ук вакытта Мишә һәм Каипка елгалары аша күперләр төзелә һәм яңартыла, юлүткәргеч, Лаешка борылыш янындагы чишелеш, шулай ук җәяүлеләр өчен биш җир өсте кичүе төзелә.
Хәзерге вакытта эшләрнең гомуми күләменең 70 проценты үтәлгән. Барлык эшләрне дә быелгы октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0