https://tnv.ru
26 Июнь 2026, 09:34
24
0

Татарстанның электрон мактау тактасында хезмәт династияләре вәкилләре һәм СВОда катнашучыларның фотолары да урын алачак. "Махсус хәрби операциядән кайткан ир-егетләр эшкә урнашып тыныч тормыштагы вазифаларны уңышлы башкара" - ди республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Иртән ул Казаноргсинтез оешмасына барды. Биредә хезмәткәрләр өчен өстәмә уңайлыклар булдырылган. Дистәләгән конкурслар, психолог ярдәме, горурлык галереясе бар. Татарстанның электрон мактау тактасына оешма 105 хезмәткәрен тәкъдим иткән. Алар әйләнә-тирәнең чисталыгын контрольдә тота, техник җайланмаларны ремонтлый, яшьләрне өйрәтә. Алдынгылар белән Сиринә Васильева танышып кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0