Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында трассада ДПС экипажы дарулар белән агуланган бер яшьлек балага ярдәмгә килгән

Яшел Үзән районында трассада ДПС экипажы дарулар белән агуланган бер яшьлек балага ярдәмгә килгән

https://tnv.ru

24 Июль 2026, 09:33

26

0

Яшел Үзән районында трассада ДПС экипажы дарулар белән агуланган бер яшьлек балага ярдәмгә килгән
Татарстанның Яшел Үзән районында бер яшьлек малай дарулар белән агуланган. Йошкар-Ола — Яшел Үзән трассасының 115нче чакрымында ДПС экипажына машина йөртүче мөрәҗәгать иткән.

Аның оныгына ашыгыч ярдәм кирәк булган. Инспекторлар Илнур Гыйсмиев һәм Адель Вәлиев машинаны тиз арада хастаханәгә кадәр озата барган.

Табиблар балага кирәкле ярдәм күрсәткән. Хәзер аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Бабасы ЮХИДИ хезмәткәрләренә ярдәмчеллекләре һәм битараф булмаулары өчен рәхмәт белдергән.

Фото: МВД по РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар