https://tnv.ru
24 Июль 2026, 09:04
24
0

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Яшел Үзәндә алты кеше һәлак булган коточкыч юл һәлакәтенең нечкәлекләрен сөйләделәр. Искәртеп узабыз, фаҗига узган төндә Волжская урамында булган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, җиңел автомобиль агачка бәрелгәннән соң яна башлаган. Машина салонында җиде кеше булган. Аларның шәхесләре ачыклана. Алдан мәгълүматларга караганда, барысы да 15–16 яшьлек үсмерләр булган.
Исән калган бердәнбер үсмер — 16 яшьлек яшүсмер — тәненең 30 проценты пешү белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Мәгълүматларга караганда, һәлак булучыларның һәм зыян күрүченең барысы да Мари Элда яшәгән.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы Яшел Үзән прокуратурасы контроленә алынган.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0