Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

https://tnv.ru

10 Август 2026, 10:19

11

0

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага БПЛАның массакүләм һөҗүме вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

"Бүген иртән безнең республика янә вәхши һөҗүмгә дучар булды. Дошманның пилотсыз очкычлары гражданлык объектларына һөҗүм ясады һәм, кызганычка каршы, кешеләрне югалттык.

Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим. Барысына да ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип язган ул МАКС каналында.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 39 кеше зыян күргән. Бу хакта Казан Кремле матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: 8 (8555) 32-22-01.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча Татарстанда матәм игълан ителде.

ТНВда телепрограмма үзгәрде.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар