Онлайн трансляция

Свернуть

Этләр талап үтергән Жанна Хөсәенова эше буенча хөкем карары чыкты: ирек чикләү һәм 4 миллион сум компенсация

Этләр талап үтергән Жанна Хөсәенова эше буенча хөкем карары чыкты: ирек чикләү һәм 4 миллион сум компенсация

https://tnv.ru

24 Август 2026, 10:07

6

0

Этләр талап үтергән Жанна Хөсәенова эше буенча хөкем карары чыкты: ирек чикләү һәм 4 миллион сум компенсация
Казанның Совет районы суды җәмәгатьчелектә зур шау-шу уяткан җинаять эшенә нокта куйды. Ул ике ел элек этләр талап үтергән Жанна Хөсәенова фаҗигасе белән бәйле.

Суд карары буенча, аның үлемендә гаепләнелүче Иосиф Лифшицның бер ел да 10 айга иреген чикләделәр. Моннан тыш, ул этләр белән бәйле эшчәнлек алып бармаска, зыян күрүчеләргә 2шәр миллион сум акча түләргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, тикшерүчеләр фикере буенча, Лифшиц Самосыр бистәсендәге базада күпләп эт асраган, әмма иминлек таләпләрен үтәмәгән. Хатынын югалткан гаилә суд карары белән килештеме? Алия Сабирова репортажын карыйк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар