https://tnv.ru
21 Август 2026, 15:54
0
0
Алдагы ял көннәрендә, 22–23 августта, Татарстанда явым-төшемнәр туктап, һава температурасы күтәрелә башлаячак. Төгәл фаразны ТР Гидрометеоүзәге белгечләре тәкъдим итте.
Шимбә, 22 августта, төнлә Татарстанның аерым урыннарында кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, көндез исә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җил исәчәк, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11…+16 градус, көндез +20…+25 градус булачак.
Якшәмбе, 23 августта, сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Җил көнбатыштан, соңрак көньяктан исәчәк, көчәйгәндә тизлеге секундына 11 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +9…+14 градуска кадәр салкынайта, көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак.
Атна башында Татарстанның аерым районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Дүшәмбе, 24 августта, көндез термометр баганалары +24…+29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0