https://tnv.ru
24 Август 2026, 09:33
6
0
Яр Чаллы берьюлы ике юбилейны зурлап уздыра. Автокалага нигез салынуга - 400, беренче КАМАЗ автомобиле чыгарыла башлауга - 50 ел. Төп бәйрәм чаралары шәһәрнең үзәк "Яр буе" паркында үтә. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Яр Чаллы - Татарстан шәһәрләре арасында зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган көчле сәнәгать үзәге. Халык саны буенча да Республикада икенче баскычта тора. Рәис үз чыгышында, автокаланың берничә дистә ел эчендә, кечкенә генә авылдан - илнең төп сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелүен билгеләп узды. Камазны автомобиль техникасын җитештерү буенча лидер дип атады. Бәйрәмнең төп тантанасыннан Инзилә Хөсәенова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0