https://tnv.ru
09 Сентябрь 2026, 12:23
7
0
Татарстанда берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә бирелә торган түләү күләме артты. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү гаиләгә 100 мең сум тәшкил итә. Элегрәк һәр балага 10 мең сум исәбеннән барлыгы 30 мең сум түләнгән.
Һәр балага бер яшь ярымга кадәр бирелә торган айлык пособие күләме мөрәҗәгать иткән көнгә республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына кадәр күтәрелде. Элегрәк ул бер балага 1 мең сум булган.
Түләүләр башка ярдәм чараларына бәйсез рәвештә билгеләнә. Яшәү минимумы үзгәргән очракта, айлык пособие гариза бирмичә яңадан исәпләнәчәк.
Указ 8 сентябрьдән үз көченә керә һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә кагыла.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0