Онлайн трансляция

Свернуть

Актаныш — Мөслим юлының бер өлеше төзекләндерелде

Актаныш — Мөслим юлының бер өлеше төзекләндерелде

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2026, 14:36

0

0

Актаныш — Мөслим юлының бер өлеше төзекләндерелде
Татарстанның Актаныш районында Актаныш — Мөслим юлының бер өлешен төзекләндерү тәмамланган. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр юл өслеген тигезләүче һәм өске катламнарны түшәгән, юл кырыйларын вак таш белән ныгыткан һәм юл тамгалары сызган.

Яңартылган юл өлешенең озынлыгы 1,32 чакрым тәшкил итә. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Фото: mindortrans.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар