https://tnv.ru
29 Сентябрь 2026, 15:20
9
0
Айдар Шәмсетдинов Татарстанның Азнакай районы башлыгы итеп сайланды. Бу карарны район Советы депутатлары кабул итте. Ул Дәүләт Думасына депутат итеп сайланган Марсель Шәйдуллинны алыштырды.
Моңа кадәр Айдар Шәмсетдинов 14 елга якын район башкарма комитетын җитәкләгән. Муниципаль хезмәткә килгәнче, медицина өлкәсендә эшләгән: хирург, Актүбә район хастаханәсенең баш табибы булган, аннары ун ел Азнакай үзәк район хастаханәсен җитәкләгән.
Айдар Шәмсетдинов 1970 елның 29 октябрендә Мөслимдә туган. Казан медицина институтын тәмамлаган, 24 яшендә баш табиб итеп билгеләнгән. 2009 елда Әлмәт нефть институтында «Икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча белем алган.
Азнакай районы — Татарстанның нефть чыгару өлкәсендә әһәмиятле урын тоткан районнарының берсе. Аның мәйданы 2,1 мең квадрат чакрым, халкы — якынча 59 мең кеше. Район составына Азнакай шәһәре һәм 77 торак пункт керә.
Фото: администрация Азнакаевского района

Бүлешергә
Комментарии 0