Онлайн трансляция

Свернуть

Казан укытучысы Кирилл Сергеев БДИны 100 баллга тапшырган 15 укучы әзерләгән

Казан укытучысы Кирилл Сергеев БДИны 100 баллга тапшырган 15 укучы әзерләгән

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2026, 16:02

0

0

Казан укытучысы Кирилл Сергеев БДИны 100 баллга тапшырган 15 укучы әзерләгән
Зур концерт залына республиканың иң яхшы мөгаллимнәре һәм аларның укучылары җыелды. Алар арасында Казанның математика укытучысы Кирилл Сергеев та бар. Ул бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган 15 укучы әзерләгән һәм узган имтихан чорының чын каһарманына әверелгән.

Укытучы сүзләренчә, бу уңышларның нигезендә — укучыларның үҗәт хезмәте, такта янында фикер алышып, бәхәсләшеп мәсьәләләр чишүе һәм авырлыклар алдында бирешмәве.

Кирилл Сергеев физика һәм математика тирәнтен укытыла торган Казанның 131 нче лицеенда эшли. Быел гына биредә 100 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарда иң югары балл җыйган.

Кирилл Сергеев — Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган сәхифәбез каһарманы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар