Онлайн трансляция

Свернуть

2027 елда ана капиталы күләме артачак

2027 елда ана капиталы күләме артачак

https://tnv.ru

01 Октябрь 2026, 15:50

8

0

2027 елда ана капиталы күләме артачак
2027 елда беренче балага ана капиталы 778 500 сумга кадәр артачак. Әгәр гаилә беренче балага ана капиталы алмаган булса, икенче балага түләү 1 028 700 сумга җитәчәк. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте.

«Беренче балага ана капиталы 778 500 сумга кадәр артачак. Әгәр гаилә беренче балага ана капиталы алмаган булса, икенче балага — 1 028 700 сумга кадәр. Арту күләме тиешенчә 65 500 һәм 49 600 сум тәшкил итәчәк», — дип Котяков сүзләрен ТАСС китерә.

Элегрәк Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүне кемнәр ала алуы билгеле булган иде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар