Онлайн трансляция

Свернуть

Халыклар бердәмлеге көненә этно-мәдәни фестивальнең гала-концерты

Халыклар бердәмлеге көненә этно-мәдәни фестивальнең гала-концерты

https://tnv.ru

05 Ноябрь 2026, 11:28

Халыклар бердәмлеге көненә этно-мәдәни фестивальнең гала-концерты
Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә «Татарстан — безнең йортыбыз» дип аталган этно-мәдәни фестивальнең гала-конерты узды.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан мондый тантана үткәрү республикада күркәм гадәткә әйләнде. Конкурс бер сәхнәдә Татарстанда яшәүче дистәләгән милләт вәкилен: татар, рус, удмурт, марий, чувашларны берләштерә. Иң яшь катнашучыларга 7, ә өлкәннәренә 80 яшьтән артык. Тантананы карарга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстаның дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. «Халыклар бердәмлеге елында әлеге бәйрәм аеруча тирән мәгънәгә ия.

Хәзерге шартларда бердәм булып яшәү мөһим» диде Рәис. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар