Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмә районында лагерьдә ял иткән 12 яшьлек кыз вафат - нәрсә билгеле?

Бөгелмә районында лагерьдә ял иткән 12 яшьлек кыз вафат - нәрсә билгеле?

https://tnv.ru

05 Ноябрь 2026, 13:51

Бөгелмә районында лагерьдә ял иткән 12 яшьлек кыз вафат - нәрсә билгеле?
Тапшыруны Бөгелмә районындагы фаҗигале хәлдән башлыйбыз. Анда куркыныч саналган йогышлы авырудан 12 яшьлек кызның гомере өзелә. Көзге каникуллар башлангач, ул Губин исемендәге балалар лагеренә ял итәргә килгән була.

1 ноябрь көнне хәле начарая. Температурасы кинәт күтәрелә, башы авырта. 2 ноябрьдә Лениногорск Үзәк хастаханәсенә алып киләләр, әмма ярдәм итә алмыйлар. Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау министрлыгы үлемнең беренчел сәбәбе — менингококк инфекциясенең бик тиз тарала торган төре дип хәбәр итте.

Лагерьдә ял иткән 194 баланың хәзер барысы да күзәтү астында. Теманы Люция Нотфуллина дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар