https://tnv.ru
11 Ноябрь 2026, 10:55

"Юл газабы - гүр газабы" дигән гыйбарә бу көннәрдә Яр Чаллы халкы өчен чынбарлыкка әйләнде. Казан ягыннан шәһәргә керү һәм чыгу юлында хәзер иртә-кич транспорт бөкесе хасил була. Анда сәгать буе утыралар. Эш шунда ки, шәһәр читендә Чулман елгасы аша салынган күпернең өслеген төзекләндерә башлаганнар.
Ремонт барган урында полосаны ябалар. Урау юл бар-барын, әмма шофёрларның күбесе аннан йөрү яклы түгел. Ни өчен һәм күперне кайчан ачачакларын Луиза Сафуанова белеп кайтты.
Ремонт барган урында полосаны ябалар. Урау юл бар-барын, әмма шофёрларның күбесе аннан йөрү яклы түгел. Ни өчен һәм күперне кайчан ачачакларын Луиза Сафуанова белеп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0