Онлайн трансляция

Свернуть

Легендар диктор Рөстәм Нәбиуллин кабат телеэкраннарга кайта

Легендар диктор Рөстәм Нәбиуллин кабат телеэкраннарга кайта

https://tnv.ru

12 Декабрь 2019, 18:05

248

0

28 ел тәнәфестән соң ул "Татарлар" тапшыруында рубрика алып барачак.

Легендар диктор Рөстәм Нәбиуллин кабат телеэкраннарга кайта

Танылган алып баручы Рөстәм Нәбиуллин телевидениегә 28 елдан соң әйләнеп кайтты һәм ТНВ каналында “Татарлар” тапшыруында аерым рубрика алып барачак. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торучылар арасында.

 

Үз һөнәрендә беренче адымнарын ул телевидениенең Лениногорск студиясендә ясаган. Аның тормышы телевидение белән 56 ел бәйле. Озак елларга сузылган тәнәфестән соң, беренче чыгарылышта ул берничә ел элек телевидениенең нинди булуы һәм нинди шартларда эшләргә туры килү турында сөйли.

1968 елдан ул “Безнен як яналыклары” тапшыруын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшыруларны алып бара.

1968 елның мартында ул Казан телевидение студиясендә диктор булып эшли, ә соңыннан “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли.

Төрле елларда Рөстәм Хөснулла улы меңләгән телеаудиторияне колачлаган «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» кебек тапшыруларның алып баручысы булды.

 

Узган гасырның 70нче елларында Рөстәм Хөснулла улы тамашачыларның яраткан «Районнар эстафетасы» тапшыруын алып барды.

 

Рөстәм Хөснулла улы, “Яңа Гасыр “ТРК” АҖ Сәнгать советы әгъзасы буларак, телевидениене үстерүгә зур өлеш кертә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров