Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда “Һөнәр” XI Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә нәтиҗә ясалды

ТНВда “Һөнәр” XI Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә нәтиҗә ясалды

https://tnv.ru

12 Декабрь 2019, 18:29

229

0

“Яңа Гасыр” телеканалы “Манзара” тапшыруына ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Рифкать кызы Солтанова фестивальнең нәтиҗәләрен билгеләде.

ТНВда “Һөнәр” XI Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә нәтиҗә ясалды
2019 елның 6-11 декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. Алты көн эчендә яшь режиссерлар тамашачыларга 22 спектакль тәкъдим итте, алар шәһәрнең 8 театр мәйданында күрсәтелде: Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, "Угол" иҗат лабораториясе, “Тәрәзә” хәзерге заман сәнгать галереясе (Казан Ратушасы бинасында) һәм «WERK» арт-пространствосы.

Ун ел буена Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален быел Кариев театры оештырды. Тамашачылар һәм театр сөюче кунаклар өчен әлеге фестиваль Казанга танылган театр режиссеры, дәүләт һәм театр премияләре лауреаты, Россиянең халык артисты Кама Гинкас килүе белән дә хәтердә калачак. Күренекле режиссер «Һөнәр» фестивале кысаларында узган өч көнлек уку-укыту программасы нигезендә мастер-класс үткәрде һәм иҗади очрашуда катнашты.

Бу хакта тулырак безнең YouTube каналында белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров