https://tnv.ru
29 Октябрь 2026, 14:46

Бүген Kazan Digital Week мәйданчыгында ТНВ телеканалы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа цифралы проект — «КАРАУ» видеоплатформасын эшләтеп җибәрүен игълан итте.
Платформа мәдәни мирасны саклау урыны буларак тәкъдим ителә. Ул тамашачыларга татар кинематографиясе һәм архив материаллары белән танышу мөмкинлеге бирәчәк.
Бердәм мәйданда тулы метражлы һәм күп серияле фильмнар, театр спектакльләре, телевизион тапшырулар, балалар өчен танып-белү программалары, шулай ук уникаль архив кадрлары тупланачак.
«КАРАУ» милли контентны иҗат итүчеләрне һәм аны тамашачыларны берләштергән тулы экосистемага әверелергә тиеш. Сервис яңа премьераларны да, телекомпания архивларындагы сирәк материалларны да карау мөмкинлеген тәкъдим итәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0