https://tnv.ru
12 Ноябрь 2026, 15:08

ТНВ генераль директоры Илшат Әминев Татарстан белән Синьцзян арасында телевизион тапшырулар һәм фильмнар алмашырга тәкъдим итте.
Бу тәкъдимне ул 11–13 ноябрьдә Урумчида уза торган «Один пояс, один путь» документаль кино форумында яңгыратты.
Илшат Әминев Татарстан белән Синьцзянның бер-берсенә күрсәтерлек һәм сөйләрлек әйберләре күп булуын билгеләп үтте. Ул Казанның Бөек Ефәк юлы белән тарихи бәйләнешенә игътибар юнәлтте һәм яшьләр өчен кызыклы, эчтәлекле контент булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
Форумда Татарстанны шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итә. Бүген ул медиакомпаниянең эшчәнлеге һәм проектлары турында сөйләячәк.
Бүлешергә
Комментарии 0