Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Корбан бәйрәме дәвам итә: Нәзарәт мохтаҗларны 3,5 тонна ит белән тәэмин итә

Татарстанда Корбан бәйрәме дәвам итә: Нәзарәт мохтаҗларны 3,5 тонна ит белән тәэмин итә

https://tnv.ru

11 Июль 2022, 12:24

1473

0

Татарстанда Корбан бәйрәме дәвам итә: Нәзарәт мохтаҗларны 3,5 тонна ит белән тәэмин итә
Кичә 10нчы июльдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга ит тарату буенча хәйрия чарасы үткәрде. Мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фондыннан корбан ите алучылар арасында азкеремле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр бар.Бәйрәм күчтәнәче — корбан ите 150 мохтаҗ гаиләгә тапшырылды, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 3,5 тонна корбан итен мохтаҗларга һәм социаль проектларга тотачак. Корбан гаете кысаларында фонд ит тарату белән генә чикләнеп калмый, мәчетләрдә ифтарлар һәм корбан ашлары үткәрү көтелә.

Кичә бәйрәм намазыннан соң башланып киткән корбан чалулар иртәгә дә дәвам итәчәк. Быел республикабызда кырыкка якын махсус урында корбан чалулар оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Яңа Гасыр» телеканалы Галиев мәчетендә узган гает намазыннан туры эфир алып барды. Аны биредә карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров