Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Бикчәнтәевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Бикчәнтәевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды

https://tnv.ru

30 Август 2022, 17:21

767

0

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Бикчәнтәевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Дәүләт бүләкләренә 50дән артык татарстанлы лаек булды. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, иҗат эшлеклеләре, Хәйриячеләр, шулай ук Ватанны саклаучылар бар. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде, дип яза Камал театрының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге кичәдә Илсөя Бәдретдиновага "Татарстан Республикасының атказанган артисты" медале тапшырылды.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров