Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәп ишегалдында кызын кыйнаган ир үз-үзен тотышы сәбәпләрен атады

Мәктәп ишегалдында кызын кыйнаган ир үз-үзен тотышы сәбәпләрен атады

https://tnv.ru

19 Май 2022, 11:46

681

0

Мәктәп ишегалдында кызын кыйнаган ир үз-үзен тотышы сәбәпләрен атады
Кичә Чиләбе өлкәсендә бер ир-ат кыз баласын мәктәп ишегалдында кыйнады дип язган идек. 74.RU басмасы Журналистлары бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклады.

Баланың үз-үзен тотышы әти-әнинең кызып китүенә сәбәп булган. Дәресләрдән соң ул мәктәптән кайтырга ашыкмаган. Әтисе аны машинада көтеп торган, аның белән бергә мәктәпкәчә яшьтәге икенче баласы да булган. Озак көтүдән сабый көйсезләнә башлаган, нәтиҗәдә, әта кеше ярсый башлаган. Сабырлыгын югалтып, ир мәктәпкә керә һәм кызыны ашыктыра.

Полициядә гаиләгә уңай характеристика бирелгән: «исәптә тормый, полиция хезмәткәрләре игътибарына элек эләкмәгән». Әмма бу хәлне тикшерү әле дә дәвам итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров