Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә шиклене тоткарлыйлар

Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә шиклене тоткарлыйлар

https://tnv.ru

26 Август 2022, 11:50

457

0

Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә шиклене тоткарлыйлар
Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә шикләнелеп, 63 яшьлек авылдашы тоткарланган. Бу хакта Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат ветеранга бурычка акча алып тору өчен килгән. Баш тарткач, ул хуҗага һөҗүм итә һәм аны кыйный. Шуннан соң йортта табылган барлык акчаларны ала. Зыян күрүче алынган җәрәхәтләрдән үлә. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткән күптапкыр пычак белән кадау турындагы версияне ЭЭМда расламадылар. Тикшерү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига Илеш районы Кадер авылында булган. Башкортстан буенча тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, пенсионерның мәетен социаль хезмәткәр табып ала. Ул бабай янына көн саен өй эшләрендә булышырга килеп йөргән була. Бүген иртән ул аны үле килеш таба. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Социаль челтәрләрдә билгеле булганча, сугыш һәм хезмәт ветераны Рафаис Муслухов 40 елга якын мәктәптә эшләгән. Авыл халкы хөрмәт белән караган ирне үтерүче әлегә билгесез.

фото: t.me/mvd_rb

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров