Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Асаева операция алдыннан: "Миңа бик куркыныч"

Гөлназ Асаева операция алдыннан: "Миңа бик куркыныч"

https://tnv.ru

22 Март 2022, 17:13

12010

0

Гөлназ Асаева операция алдыннан: "Миңа бик куркыныч"
Татар эстрадасының яшь артисты Гөлназ Асаевага бүген операция ясаячаклар. Җырчы үзенең телеграм каналында операция алдыннан булган кичерешләрен бүлеште.

"Миңа бик куркыныч", дип язды җырчы һәм фотосы белән уртаклашты.

Операция буласын Гөлназ кичә хәбәр иткән иде. "Иртәгә мине операция көтә. Барысы да әйбәт узар дип өметләнәм. Наркоздан бик нык куркам", - дип язган җырчы.

Гөлназ әлеге операция турында тулырак сөйләмәде. Комментарийларда тамашачының борчылып язган "Нәрсә булды соң балам, бик җитди операциямы?" дигән сүзләренә җырчы "шеш"(нежелательное новообразование) дип җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез, Гөлназ Асаева өйдә дәвалану булышмагач, табибларга мөрәҗәгать иткән, дип язган идек.

Гөлназга тизрәк савыгуын, операциянең уңышлы узуын теләп калабыз!

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров