Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова дусты Эльмира Сөләйманованың соңгы минутлары турында сөйләде

Ильмира Нәгыймова дусты Эльмира Сөләйманованың соңгы минутлары турында сөйләде

https://tnv.ru

16 Декабрь 2022, 16:52

5728

0

Ильмира Нәгыймова дусты Эльмира Сөләйманованың соңгы минутлары турында сөйләде
Җырчы Ильмира Нәгыймова бүген якын дусты, хезмәттәше Эльмира Сөләйманованы югалтты. Ике Ильмираның бергә сәхнәдә җырланган җырлары да бар иде, кайбер тамашачылар аларны апа-сеңел дип тә күрде. Бүген Нәгыймова социаль челтәрләрдә елый-елый сторис яздырды.

«Бик авыр! Барысы да нәрсә булды соң дип сорыйлар. Инфаркт булган. Кызганыч балалар да күргән. Ире аны хәленә китерергә тырышкан, ашыгыч ярдәм чакырган. Кызганыч!», — дип сөйли җырчы.

Татарстанның атказанган артисты иртәгә 10:00 сәгатьтә Тукай районындагы Кече Шилнә авылы зиратында җирләнәчәк.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров