Онлайн трансляция

Свернуть

Илдар Кыямов мулла булган?

Илдар Кыямов мулла булган?

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2021, 16:45

3570

0

Илдар Кыямов мулла булган?
ТНВ алып баручысы Илдар Кыямов мулла булып никах укып йөри башлаган икән. Әйе, әйе, ялган түгел. Тик әлегә Илдар хәзрәтне мулла булып ТНВның яңа киносында гына күреп булачак.

Яңа сериал «Бер-бер хәл» дип аталачак. Сез аны ТНВ эфирында ноябрь аенда яңа сезон башлану белән күрә алачаксыз. Сериалны «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерә.

Сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

Сериалга хәер фатыйха июнь аенда бирелде. Тантанада ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Депутаты Айрат Зарипов, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин катнашты.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров