Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде

Яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде

https://tnv.ru

25 Июнь 2021, 18:02

459

0

Сериал октябрь аенда зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә.

Яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде
Бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе заказы буенча “Ватан 21 век” кинокомпаниясе төшерә торган “Бер бер хәл” дигән яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде.

Тантанада ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Депутаты Айрат Зарипов, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин катнашты.



Иң беренче эш булып кунакларга һәм журналистларга сериалны төшерү урыны күрсәтелде. Мелодраманы төшерү өчен арендага 3 катлы йорт, ягъни коттедж алынды.

Килгән кунакларга сериалны төшерү эшчәнлеге дә күрсәтелде. Актерлар гаиләнең бергә җыелган мизгелен һәм әби белән бабайның балаларына татар сүзләре аңлатмасын биргән сәхнәне уйнадылар. Рус килене исә чын татар бәлеше белән сыйлады.



Дәвам итеп, кино сәнгатенең матур традициясе, тәлинкә ватылды. Тәлинкәне вату хөрмәте ТНВның генераль директоры Илшат Әминовка тапшырылды.



“Бергәләп күзгә-күз карашып, бер-береңә каршыга барып кына гаиләне төзеп була. Һәрберсе үз җырын гына җырлап йөрсә булмый, бергәләп сөйләшеп, рус телен дә, татар телен дә өйрәнергә кирәк. Кино – телгә, мәдәнияткә игътибарны җәлеп итүнең иң кулай ысулларының берсе”, - диде Илшат Әминов.



Сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты – тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.



Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр – Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

Проектны төшерү «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Бер-бер хәл» сериалын «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалында 2021 елның октябрендә яңа телевизион сезонда күрсәтү планлаштырыла.


















Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров