Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

https://tnv.ru

25 Август 2022, 11:23

245

0

Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Район шагыйрь исемен йөртсә дә, бөек Тукайга беренче генә һәйкәл икән.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлекчәсе рәисе Факил Сафин катнашты, дип хәбәр итә Тукай муниципаль районы матбугат хезмәте.

Делегация Яңа парктан ерак түгел чаңгы базасы территориясе белән танышкан: модульле бина, биатлон стадионы, чаңгы трассасы. Биредә гидротехник корылмаларны тәртипкә китерделәр. Марат Әхмәтов шулай ук «Гигант» ҖЧҖ кырларында булган, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашкан.

Фото: tukay.tatarstan.ru

Комментарии 0

Аватар