https://tnv.ru
16 Ноябрь 2021, 15:50
1219
0

Казанда вакытлыча 47 номерлы автобусның маршруты үзгәрәчәк. 17 ноябрьдән аңа өстәмә участок керәчәк: Мәүләтов урамы — Җиңү Проспекты («Универсиада Авылы» тукталышы) — Оренбург тракты (эчке юл) — Универсиада Авылы (соңгы тукталыш). Бу хакта Казан Мэриясе сайты хәбәр итә.
Маршрутның үзгәрүе Оренбург тракты буенча Универсиада авылы юнәлешендә боҗралы хәрәкәтне чикләү белән бәйле. Ул 1 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Универсида Авылы «боҗра"сы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәге турында хәбәр чыкты.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0