Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Стамбул" скверы янында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда "Стамбул" скверы янында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 11:11

1624

0

Казанда "Стамбул" скверы янында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанда вакытлыча Сибгат Хәким урамындагы автомобиль юлы һәм тротуар участогында хәрәкәтне чикләячәкләр. Тиешле күрсәтмә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлары һәм хокукый актлары җыентыгында бастырылган, дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты.

Эшләр 13 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр Сибгат Хәким һәм Әбсәләмов урамнары кисешкән районда "Стамбул" скверы янында башкарылачак. Хәрәкәтне чикләү элемтә терәге төзелеше белән бәйле.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 28а, 43, 54 номерлы автобус һәм 1 номерлы троллейбус маршрутларының хәрәкәт схемалары вакытлыча үзгәрде. Бу Чистай урамындагы 60 номерлы йорт янындагы юл өлешенең җимерелү белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров