Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер көнгә берничә автобус маршрутлары үзгәрәчәк

Казанда бер көнгә берничә автобус маршрутлары үзгәрәчәк

https://tnv.ru

10 Август 2022, 16:07

722

0

Казанда бер көнгә берничә автобус маршрутлары үзгәрәчәк
13 августта Казанда 22, 28, 30, 43, 54, 89, 90 санлы автобуслар хәрәкәте схемалары вакытлыча үзгәрәчәк, ә 28а автобусы 11:00 сәгатьтә линиягә чыгачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бу Сукырлар спортының триатлон буенча Россия чемпионатына һәм 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча бөтенроссия ярышларына, шулай ук «Төнге велофест"ка әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле.

Исемлекне биредә карый аласыз.

Шуны да истә тотыгыз, 13 августта Казанда берничә сәгатькә Миллениум күпере һәм кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу шулай ук Сукырлар спортының триатлон буенча Россия чемпионаты һәм 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча бөтенроссия ярышлары уздыру белән бәйле.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров