https://tnv.ru
10 Август 2022, 11:22
607
0
13 августта Казанда берничә сәгатькә Миллениум күпере һәм кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу Сукырлар спортының триатлон буенча Россия чемпионаты һәм 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча бөтенроссия ярышлары уздыру белән бәйле. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Казанда 6:30дан 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте өчен түбәндәге юл участоклары ябылачак:
Вишневский урамы, Достоевский урамы белән кисешкән урыннан башлап Миллениум күперенә таба юнәлештә;
Миллениум күпере, Вишневский урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына таба юнәлештә;
Фатыйх Әмирхан урамы, Миллениум күпереннән Фатыйх Әмирхан урамы, 1 г адресына кадәр;
Вишневский урамыннан Подлужная урамына төшү юлы, Подлужная урамыннан Миллениум күперенә чыгу.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0