Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Россиядә иң аз тәмәке тартучы биш төбәк исемлегенә кергән

Татарстан Россиядә иң аз тәмәке тартучы биш төбәк исемлегенә кергән

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2026, 10:53

Татарстан Россиядә иң аз тәмәке тартучы биш төбәк исемлегенә кергән
Татарстан Россиядә иң аз тәмәке тартучы биш төбәк исемлегенә кергән. Бу 2026 елның октябренә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән рейтингта күрсәтелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Тәмәкене иң азы Чечняда тарталар —  0,25 процент тәшкил итә. Аннан соң Краснодар крае — 4,4 процент һәм Ингушетия — 5,94 процент.

Бишлекне Татарстан һәм Дагыстан төгәлли. Республикада халыкның 7,75 проценты, ә Дагыстанда 8,77 проценты тәмәке тарта.

Россиядә иң аз тәмәке тартучы төбәкләр арасында Ямал-Ненец автоном округы, Төньяк Осетия, Мордовия, Чуашстан һәм Калуга өлкәсе дә бар.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2027 елдан электрон тәмәке сатуны тулысынча тыю турындагы закон проектын хупладылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар