Онлайн трансляция

Свернуть

Журналист Земфира Гыйльметдинова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Журналист Земфира Гыйльметдинова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

https://tnv.ru

15 Декабрь 2021, 16:40

3073

0

Журналист Земфира Гыйльметдинова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле
Күренекле журналист, хезмәттәшебез, Земфира Гыйльметдинованы соңгы юлга озату вакыты һәм урыны билгеле. Бу хакта аның элеккеге эш урыны "Сәхнә" журналында әйттеләр.
Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә,16 декабрь көнне, 9:00 сәгатьтә, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча парковка ягыннан типографиягә керү холлында булачак.

Бүген танылган татар журналисты Земфира Гыйльметдинова вафат, дип хәбәр иткән идек. Ул озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе вазифасында эшләгән.

Земфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб сәбәпле кисәк вафат булган, диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Фото: facebook

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров