Онлайн трансляция

Свернуть

Тамчыдан күл җыела: Казан халкы ташлап калдырылган бабайга булыша

Тамчыдан күл җыела: Казан халкы ташлап калдырылган бабайга булыша

https://tnv.ru

12 Май 2023, 17:59

2812

0

Тамчыдан күл җыела: Казан халкы ташлап калдырылган бабайга булыша
Берничә көн дәвамында социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бер тема күтәрелә - Казанда үзе хәрәкәтләнә алмаган 66 яшьлек картны ташлап калдырганнар.

Мәгълүматлар буенча, ул 4 көн балаларын көтеп утыра. "Казанны начар беләм. Хатынымның эше күп. Ул кошелегын гына югалткан иде. Кызларым Казанда тора, беренче хатынымнан улым да бар", - ди ул.

Рәшит картны Б.Шахиди урамы буенча урнашкан "Приют человека" үзәгенә алып килгәннәр. Биредә бабайны сыендырганнар, ашатканнар, юындырганнар.

Ярдәмгә Алия исемле блогер кыз килгән. Ул абзыйга ярдәм күрсәтеп тора. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән 600 мең сум акча җыелган. Алия аларны приютка илтеп биргән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров