Онлайн трансляция

Свернуть

"ШАЯН ТВ" каналына 5 яшь!

"ШАЯН ТВ" каналына 5 яшь!

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2023, 11:00

104

0

"ШАЯН ТВ" каналына 5 яшь!
«ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналына 5 ел! Шушы 5 ел эчендә канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөньясына берсеннән-берсе шәп һәм файдалы проектлар тәкъдим итә!

Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бары сез булганда гына без алга таба да ялкынланып эшләрбез, сезне яңа проектларыбыз белән сөендерербез!

Каналыбызга озын гомер, якты киләчәк һәм яңа идеяләр телибез!

Сезне «ШАЯН ТВ"га кушылырга һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакырабыз!
Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыгыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле фильмнар һәм премьералар — барысы бәйрәм эфирында!

Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Кызыклы язмалар, күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Шуңа күрә, барысына да бүгеннән үк язылып куегыз,!

#ШАЯНТВ #ШАЯНТВга5ел #ТуганКөн

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров