Онлайн трансляция

Свернуть

“Мондый Сабантуйларда башка көрәшмим” – ни өчен Мөслимдәге федераль Сабантуй батыры гаделсезлеккә зарлана?

“Мондый Сабантуйларда башка көрәшмим” – ни өчен Мөслимдәге федераль Сабантуй батыры гаделсезлеккә зарлана?

https://tnv.ru

07 Июль 2021, 15:50

2229

0

Төп бүләк - Президент исеменнән автомобиль башка көрәшчегә бирелгән.

“Мондый Сабантуйларда башка көрәшмим” – ни өчен Мөслимдәге федераль Сабантуй батыры гаделсезлеккә зарлана?
2-3 июль Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Сабантуйның абсолют батыры булып Муса Галләмов танылды. Татарстан Республикасы президенты исеменнән төп бүләк булып “Лада Гранта” машинасы куелган иде. Нәтиҗәдә, төп бүләк җирәбә буларак Ранис Гыйләҗетдиновка эләккән. Батыр исә, җирәбә буенча төп бүләкне уйнату җиңүчегә карата гаделсезлек дип саный. Моны ул ТНВ хәбәрчесенә белдерә.

“Көрәш авыр булды, Аллага шөкер җиңдем. Көне буе көрәштек, бүләкләү өчен бернәрсә юк. Бер елны Чувашия республикасында федераль Сабантуйда батыр калдым һәм машинаны лотереядә уйнаттылар. Быел, Аллага шөкер, тагын батыр калырга туры килде. Мин батыр булгач, кабат машинаны уйнаттылар. Белмим, бу бәлки шулай туры килгәндер. Бәлки судьяларның берәр үз кызыксынулары бардыр, аны инде үзләре һәм Аллаһ тәгалә генә белә. Мондый Сабантуйларда башка көрәшәсем килми, чөнки гаделлек, дөреслек юк”, - дип белдерде Муса Галләмов.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров