Түбән Каманың бер йортында яшәүчеләр СВО башланганнан бирле хәрбиләргә ярдәмгә 800 мең сумнан артык акча җыйган
https://tnv.ru
07 Август 2026, 12:55
7
0
Түбән Камада Менделеев урамы, 26 нчы йортта яшәүчеләр махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә ярдәм итү өчен 800 мең сумнан артык акча җыйган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Акчадан тыш, алар камуфляж челтәрләре үрә, исән калу беләзекләре ясый, окоп шәмнәре һәм коры душлар әзерли. Йорт старостасы Фәридә Нигъмәтҗанова сүзләренчә, халык теләсә кайсы мөрәҗәгатькә актив кушыла.
«Күптән түгел дарулар җыябыз дигән хәбәр тараттык. Йортыбыз кешеләре тиз арада медикаментлар алып килде. Тагын алачакбыз һәм тапшырачакбыз», — дип билгеләп үтте ул.
Волонтерлык белән төрле буын вәкилләре шөгыльләнә. Мәсәлән, Эдуард Сопов исән калу беләзекләре үрергә 10 яшьлек оныгыннан өйрәнгән һәм берничә ай эчендә инде 100 дән артык эшләнмә ясаган.
Фото: Надежда Багаутдинова, tatar-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0