Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2019

Фердинант Сәләхов: “Без Тукай исеменнән башка яшәргә тиеш түгел”

18 май «Тукай урамы көне"н уздырачаклар. Әлеге чараның төп максаты бөек шагыйрь Габдулла Тукайга, аның иҗатына игътибар бирүдә, Иске Татат бистәсенең тарихын ачыклауда. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты Иске шәһәр префектурасы башлыгы Марат Усманов «Тукай урамы көне"нә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Бу типтагы чаралар яшьләр, туристлар арасында популярлардан санала. Казанлылар өчен дә, шәһәребез кунаклары өчен дә кызыклы булыр дип ышанып калам. Чара бәйрәм тибында узачак», — диде Марат Усманов.

Уздырылган һәрбер чара Тукайга, Иске Татар бистәсенә юнәлдерелгән булачак. Чараларның төп ачылышы 13:00 сәгатьтә булачак. Бәйрәмдә «Фантазия» джаз оркестры, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия таетры артистлары, Тукай исемендәге филармония ветераннарының «Илһамият» клубы чыгыш ясаячаклар. Аларның чыгышларының барысында да Тукай иҗаты чагылачак.

Габдулла Тукай әдәби музееның эчендә тематик экскурсияләр, «квестлар», викториналар уздырылачак. Юнусовлар мәйданында ачык микрофон, сувенирлар сату оештырылачак. Шулай ук велосипедлы экскурсия дә булачак. Ул 10:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Җәяүле экскурсия дә булачак. Башлану сәгате — 12:00. Аның исеме «Екатерининкая урамыннан Габдулла Тукай урамына кадәр». Тукай урамында урнашкан тарихи объектлар белән танышу мөмкинлеге булачак. «Гомумән, чараларның барысы да кызыклы. Без программаны төрле яшьтәге тамашачыларга кызыклы булсын дип төзедек. „Илһамият“ клубы олы яшьтәге тамашачы өчен чыгыш ясаса, уеннар балалар өчен дә, яшьләр өчен дә булачак, мәктәп балалары өчен дә аерым программалар планнаштырылган», — дип сөйләде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Төхфәтова Гүзәл.

«Тукайның Камал театрына йогынтысы бар»

«Тукайның Камал театрына турыдан-туры йогынтысы булганга күрә, без читтә кала алмадык. Тукаебыз „Сәяр“ труппасының аерылгысыз дусты, андагы артистлар белән бергә эшләгән. 18 май академия театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов, Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров һәм мин Фәнис Җиһанша катнашачакбыз», — диде Г. Камал татар академия театры артисты Фәнис Җиһанша.

Илдус Әхмәтҗанов, шигырь сөйләү буенча белгеч буларак, бәйрәмнең официаль өлешен Тукай образында башлап җибәрәчәк. Камал театрының чыгышы татар халык көйләре белән үрелеп барачак. Әлеге көйләрне Динә Закирова скрипкада уйнар дип көтелә.

«Без Тукай исеменнән башка яшәргә тиеш түгел»

Татарстан халык артисты Фердинант Сәләхов үзенең чыгышын: «Нишләп болар бик әз?», — дигән сораудан башланды. Болар барысы да татар журналистлары…"Бездә шулар гына мени? Тулы зал булуын көткән идем", — дип җавап кайтарды Фердинант абый. Конференциянең темасы татар журналистикасы булса, әлеге «Нишләп болар бик әз?» соравына җавап табуны дәвам итәргә була иде, ләкин очрашу «Тукай урамы көне"нә багышланган.

Фердинант Сәләхов: ««Тукай урамы көне"н оештыручыларга мин рәхмәтле. Без Тукай шәхесенә, аның иҗатына «ябышып» яшәргә тиешбез. Чөнки үсеп килүче буыннан: «Тукай кем?» — дип сорасагыз, хәтта урам дип түгел, ә «улица» дип әйтәчәк, чөнки татар теле, татар мәктәпләре бетеп бара. Авылларда да русча сөйләшәбез!», — диде. Аңлавымча, Фединант абый: ««Улица» дип әйтәчәкләр дип, үсеп килүче буынның Тукайның, шул урам булганга гына, кем икәнен беләчәк дигән фикерне җиткерәсе килгәндер. Бу аяныч!

Җырчы сүзен дәвам итте: «Бәйрәм кунаклары велосипедта йөрерләр, чабарлар, ә Тукай иҗатына гашыйк булган, аның бөеклеген аңлаган тамашачы бу бәйрәмдә булыр микән, юк микән?! Татар мәктәпләрендә укыган буын, Тукайның татар тарихында тоткан урынын аңлаган тамашачы бар. Килүчеләр булыр дип ышанам, чөнки без Тукай исеменнән башка яшәргә тиеш түгелбез».

«Тукай бәйрәме түгел, ә Тукай урамы бәйрәме»

«Тукай аен апрель ае дип беләбез. Ни өчен әлеге чараны 18 майга кадәр суздыгыз?» — дигән сорауга Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Төхфәтова Гүзәл җавап бирде: «Аерасым килә: Тукай көне генә түгел, ә Тукай урамы бәйрәме. Биредә без үзәккә, әлбәттә, Тукай шәхесен алга таба чыгарсак та, шулай да урамдагы йортлар тарихына да игътибар биреләчәк. Һәм чаралар да шуларга багышланачак», — дип җавап бирде.

18 май — музейлар көне. Шул уңайдан да әлеге бәйрәмне әлеге көнгә билгеләгәннәр.

Ачык микрофон

Ачык микрофон ике өлештән торачак. Беренчесендә күренекле шагыйрьләр Тукай шигырьләрен, үзләренең Тукайга, татар теленә, Казанга багышлап язылган шигырьләрен укыйчаклар.

Икенче өлештә килгән кунакларга сүз биреләчәк. Теләге булган кешенең үзенең шигырен яисә шулай ук Тукай шигырьләрен уку мөминлеге булачак.

Димәк, 18 май шимбә көнне сезне «Тукай урамы көне"ндә көтеп калабыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин