Онлайн трансляция

Свернуть

“Син барыбер минеке булачаксың!”: Ришатны Алиядән тартып алырга телиләр

“Син барыбер минеке булачаксың!”: Ришатны Алиядән тартып алырга телиләр

https://tnv.ru

28 Апрель 2023, 17:54

6316

1

“Син барыбер минеке булачаксың!”: Ришатны Алиядән тартып алырга телиләр
Ришат Төхвәтуллинга җан атып, аңа кияүгә чыгарга теләүчеләр әле һаман бар икән. Аларның егет йөрәген яулау омтылышына җырчының Алия Карачурина белән никах укытуы да комачауламый.

Җырчының Уфадагы концертында көтелмәгән хәл булган: Нәкыя исемле ханым Ришатның әти-әнисе янына килеп, алар белән сөйләшкән һәм башкаручыга булган хисләре турында сөйләгән. Аның Ришатка булган мәхәббәте берничә ел дәвам итә икән инде. Хатын-кыз яратканы артыннан Казанга, авылга барган. Аңа күченергә теләгән. Бу хакта Ришат социаль челтәрдә язылучылары белән бүлеште.

“Уфа концертларының “изюминкасы” шунда – Нәкыя-матуркай килә. Сезне дә аның белән таныштырасым килә. Аңа тиздән 50 яшь тула. Ул миңа кияүгә чыгарга хыяллана. Мин аңа өйләнүем турында да әйттем, ул аңламый, үзенекендә тора. Казанга киемнәре белән килгәне булды. Мин аны гел озатам. Ул безнең арттан авылга да кайта. Аны концертка кертергә тиеш түгел иделәр. Барыбер ничектер кергән. Әниләр янына килеп баскан. Алияне бигрәк тә “ярата” инде. Ниндидер гәҗитләр бүләк итте. Барыбер бергә булачакбыз, дип әйтә”, - дип сөйли Ришат.

Соңыннан ул үзенә гашыйк булган хатын-кыз белән телефоннан сөйләшкән. Анда шундыйрак диалог барлыкка килгән:
- Мин сине яратам!
- Соң инде, мин өйләндем бит.
- Соң түгел, мин сине күпме көттем! Без барыбер бергә булачакбыз. Дөнья бит ул бүген болай, иртәгә тегеләй...”, - дип хисләрен белдерткән Нәкыя ханым.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Лэйсэн

Точно башы кучкэн бу хатыннын. Почти малаена торган егеткэ мэхэббэт анлаткач. Иди лечись дияргэ иде ана. Оятсыз хатын.

Аватар

Новости партнёров