Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2019

Камил Сәмигуллин: “Миннән бик еш: “Башта, уртада һәм ахырда берничә көн ураза тотсам ярыймы?” - дип сорыйлар

Быелны Казанда Республикакүләм ифтар җиденче тапкыр узачак. Әлеге масштаблы чара үз кысаларына 15 мең кешене туплар дип көтелә. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны быел «Казан-Арена» стадионы кабул итәчәк.

Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, киселгән ит һәм яшелчә, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән тора. Бүгенге көндә ашамлыкларны әзерләү өчен 1,3 т дөге, 15 мең чәк-чәк, 600 кг кәнфит, 600 кг колбаса эшләнмәләре сатып алынган. Бер кешелек порция 500 сумны тәшкил итә. Ашау-эчү ризыклары Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан әзерләнәчәк. Шулай ук кунакларга пакетлар да биреләчәк. Ягъни тиешле ашамлыкны кешеләр үзләре белән дә алып китә алачаклар.

Ифтарны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен 1158 волонтер җәлеп ителгән. Аларның иң өлкәненә - 76 яшь. Ифтарда волонтер булып катнашу өчен гаризалар 16 яшьтән кабул ителгән.

Ифтарга керү бушлай билетлар буенча оештырылган. Аларны Казан мәчетләреннән һәм Татарстан мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Билетлар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым. Әлегә билетлар бар. Моннан тыш, билетлар җитмәүчеләр өчен оештыручылар стадионнан читтә авыз ачу өчен 1000 данә ланчбоксны алдан әзерләп куярга ниятли.

Чараның массакүләм үтүенә бәйле рәвештә Республика ифтарын оештыручылар катнашучыларга җәмәгать транспортында килергә киңәш итә.

РФ мөселманнары эшкуарлары Ассоциациясенең беренче вице-президенты Радик Абдрахманов белдерүенчә, чараның матди ягын шәхси эшмәкәрләр ярдәмендә кайгырталар. «Бар да яхшы үтәчәк. Һәр ел саен ифтарны башка елга караганда яхшырак үткәрергә тырышабыз. Бары тик ничә сум кирәклеген генә әйтмим», — диде ул.

Бер кешелек ашау 500 сум торса, гомумән, 7,5 млн сум акча чыга. «Бу бары тик ашамлыкларга гына», — дип өстәде «Казан-Арена» стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов.

Журналистларның: «Тагын нәрсәләр чыгым таләп итә?» — соравына ул: «Урындык, өстәлләр, 15 мең квадрат метр ковролин һәм башкалар», — диде. «Өстәлләр белән идән болай да бар», — диде журналист. «Без бит моңа кадәр 2500 кешегә генә ифтар үткәрдек, быел 15 мең кеше көтәбез», — дип җавап кайтарды Радик Миңнәхмәтов.

Шуны әйтеп китәргә кирәк: ифтарда куркынычсызлык чараларын тәэмин итү өчен стадион территориясендә 30 мателлорамка, 4 интроскоп урнаштыралачак һәм 30 шәхси сак предприятие вәкилләре, 2 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре булачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Ашау төп максат булмасын иде»

Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. «Миннән бик еш: «Башта берничә көн, уртада һәм ахырда берничә көн ураза тотсам ярыймы?» — дип сорыйлар. Мин: «Әлбәттә, башта ун көн, уртада ун көн һәм азакта ун көн тотарга ярый», — дип җавап кайтарам.

Матбугат конференциясе барышында ашамлыклар турында күп сораулар килде. «Ашап алу безнең очрашуның төп максаты булмасын иде. Бергәләп дога уку, бары тик очрашу — менә болар төп. Мәсәлән, пылауның суынуы икенче урында булырга тиеш. Әле Рамазан ае бетәргә вакыт бар, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә язсын», — дип өстәде хәзрәт.

«Узган елны кунаклар арасында бары тик намаз укырга гына килүчеләр дә бар иде. Алар өстәл янына якын да килмәделәр», — диде Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова.

Очрашуны Камил хәзрәт Сәмигуллин хәдис сүзләре белән тәмамлады: «Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Кем Рамазан аенда иман белән бергә Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аны кыямда үткәрсә, тәравихларда катнашса, аның барча гөнаһлары гафу ителер». Рамазан ае өченче июнь көнне генә тәмамлана, шуңа күрә әле изгелек кылырга, ураза тотарга вакыт бар.

фото: http://dumrt.ru/


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс