Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2019

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты һәм заводларда булды.

Рөстәм Миңнеханов Истанбулдагы татар җәмгыяте активы белән очрашты, «Мерседес-Бенц Тюрк» заводында автобуслар җитештерү белән якынрак танышты һәм Бурса сәнәгать зонасы заводларында булды.

Истамбулда үткән очрашуда Истамбулдагы Россия консулы Андрей Подъелышев, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

Очрашу башында Васил Шәйхрәзиев бүген Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, мәдәният, мәгариф, фән һәм мәгариф өлкәләрендә тыгыз хезмәттәшлек үскәнен ассызыклады. «Бүген безнең очрашуыбыз Истамбулда үтә. Әлеге шәһәрдә без горурланырлык урыннар бар. 2012 елда Габдулла Тукайга дип һәйкәл ачылды. Биредә татар зыялылары, дәүләт эшлеклеләре Садрый Максудый, Йосыф Акчурин исемнәрен йөрткән урамнар бар. Шулай ук татар иҗтимагый оешмалар да уңышлы эшләп килә», — дип өстәде ул.

Татар милли мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрне саклау максатыннан Татар мәдәният үзәген ачарга планнаштырылган дип белдерде Гөлтән Ураллы. Биредә татар телен өйрәнү буенча курслар үткәреләчәк, татар биюе мәктәбе ачылачак, төрле фәнни һәм мәдәни чаралар үткәреләчәк дип көтелә. Очрашуда төрле темаларга аралаштылар. Мәсәлән, Төркия татарларына РФ гражданлыгы бирү, Каюм Насыйри исемендәге институт булдыруның кирәклеге яисә кирәкмәве һәм башкалар.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Истамбулдагы татар җәмгыяте вәкилләренә йолаларга хөрмәтле карашта булулары өчен, телне һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул «Идел-Урал» татарларының мәдәният һәм үзара ярдәм җәмгыятенең иң актив әгъзаларына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Сез озак еллар Төркиядә яшисез, әмма Татарстан белән элемтәдә торасыз. Бу күренеш шатландыра. Бүген яңгыраган сорауларны бергә чишә алырбыз дип ышанам», — дип белдерде ул.

фото: tatarstan.ru


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс