Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2019

Түбән Кама шәһәрендә тугыз катлы йортта янгын чыккан

Түбән Кама шәһәрендә тугыз катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Корабельная урамындагы тугыз катлы йортның алтынчы катындагы коридорда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урында ут белән көрәшүчеләр 4 квадрат метр мәйданда диван һәм матраска ут кабуын ачыклый», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә ике баланы куркыныч зонадан урамга алып чыккан. Янгынны санаулы минутларда сүндергәннәр, аның сәбәбе әлегә билгеле түгел.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс