Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2019

Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

Кичә, Рамазан аеның 17 нче көнендә, Мөслим Үзәк мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында Мөслим районы имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышта күтәрелгән көн тәртибендәге мәсьәләләр белән беррәттән, Татарстан мөфтияте вәкиле районда дини җитәкче — мөхтәсиб сайлау кирәклеге мәсьәләсенә күчте. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәбәр итә.

Равил хәзрәт Зөфәров коллективка имам-мөхтәсиб вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны тәкъдим итте. Имамны әлеге җаваплы вазифага билгеләгәндә, Равил хәзрәт имамның күпьеллык һәм уңышлы эш тәҗрибәсен: аның 2007 елдан Мөслим районы Михайловка авылы «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы, 2018 елдан Мөслим районы Элемтә авылы «Әсгать» мәчете имам-хатыйбы булуын, лаеклы ялда булуына карамастан дини белем үзләштерүен дәвам итеп 2016 елда Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлавын истә тотты. Җыелыш барышында Расыйх хәзрәт Каюмовны Мөслим имамнары тарафыннан бертавыштан имам-мөхтәсиб вазифасына сайлап куелды.

Расыйх хәзрәт 1947 елда Актаныш районында туган. 1975 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Төрле урыннарда зоотехник, икътисадчы һәм хисапчы булып эшли. Өйләнгән, өч баласы бар. Моннан тыш, Расыйх хәзрәт сәнгатьле һәм аһәңле сөйләм осталыгына ия, тормыш һәм дин турында ул үз фикерләрен ачык аңлатып бирә. Расыйх Каюмов бүгеннән мөхтәсиб булып эшләү белән беррәттән, Элемтә авылы «Әсгать» мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

Җыелышта Равил хәзрәт Зөфәров яңа сайланган имам-мөхтәсибкә өммәтебез һәм Татарстанда ислам үсешенә хезмәт итүдә уңышлар теләде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс