Онлайн трансляция

Свернуть

Сайлау көнне участокларда нинди чаралар каралган?

Сайлау көнне участокларда нинди чаралар каралган?

https://tnv.ru

04 Сентябрь 2019, 00:05

198

0

Бу көнне участокларда концерт карарга, буфетта сыйланырга, ярминкәдә - өйгә кирәк-ярак сатып алырга мөмкин.

Сайлау көнне участокларда нинди чаралар каралган?
Сайлау участогыннан чыкмыйча гына, азык-төлек сатып алу, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, Казан аренада Любены тыңлау. Болар 8нче сентябрдә сайлаучыларга әзерләнгән мөмкинлекләр. Бүген алар турында Казан мэриясендә сөйләштеләр. Төсле беләзекнең өстенлеген Рания Абдрахмановабелеп кайтты.

Бу көнне участокларда концерт карарга, буфетта сыйланырга, ярминкәдә - өйгә кирәк-ярак сатып алырга мөмкин. Моннан тыш "Үзебезнең ишегалды" проекты турында үз фикеренне әйтеп, анкета тутырырга була.

Илсур Метшин - Казан шәһәре мэры "Халыкның теләкләре, фикерләре, тәкдимнәре - барысы да җитәкчелек тарафыннан исәпкә алыначак. Андый ишегаллары 3 меңнән артык. Алар президент программасы нигезендә киләсе 3ел эчендә гамәлгә ашырылачак", - диде.

Сайлаганнан соң, һәркем махсус беләзек ала ала.

Теркәлгән урыны бер җирдә булып, икенче участокта тавыш бирергә теләүчеләр 4нче сентябрьгә кадәр гариза яза ала. Өлгермәүчеләр өчен бу мөмкинлекне 7нче сентябрьгә кадәр озынайталар.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров