Онлайн трансляция

Свернуть

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены быел ничек узды?

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены быел ничек узды?

https://tnv.ru

16 Март 2023, 16:55

286

0

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены быел ничек узды?
13-15 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырды. Быел җыенга Россиянең 40 төбәгеннән 500дән артык делегат катнашырга теләк белдерде.Алар өчен 3 көнлек программа әзерләнгән иде.

Әлеге чара кече бизнес һәм фермер хуҗалыгы җитәкчеләре үзара тәҗрибәләре белән уртаклашу, республикадагы авыл тормышы белән танышу һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру максаты белән оештырыла.

Беренче көнне эшмәкәрләр регистрация узганнан соң Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында ачылу тантанасында катнаштылар. Шунда ук татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен эшмәкәрләрне медаль һәм рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Кунаклар өчен Мәхмүт Галәүнең роман-дилогиясе буенча “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакле куелды.

Икенче көнне программада делегатларны Чувашия республикасының Комсомол районы Урмай һәм Тукай авыллары, Батыр районы Шыгырдан авыллары белән, аларның комплекслы үсеше һәм эшмәкәрләрнең хуҗалыклары белән таныштыру каралган иде.
Шул ук көнне “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Россия граждан авиациясе пилоты, Россия Федерациясе Герое Дамир Юсупов белән очрашу узды һәм “На солнце, вдоль рядов кукурузы” нәфис фильмның премьерасы күрсәтелде.

Өченче көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукциясенең күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Анда Мордовия, Пенза, Башкортстан, Татарстан районнары һ.б. төбәкләрдән эшмәкәрләр милли ризыклар, киемнәр, сувенирлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук параллель рәвештә “Терлекчелек”, “Үсемлекчелек”, “Агрохолдинглар, агроҗитештерүчеләр”, “Авыл хуҗалыгы техникасы һәм аның төзелеш материаллары”, “Агросәнәгать комплексында хезмәт күрсәтү” һ.б. дискуссия мәйданчыклары эшләп барды. Анда эшмәкәрләр бизнес-кейслар чишә, үзара фикер алыша һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша алдылар. Ахырдан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашуында пленар утырыш узды. Барлык эшчәнлеккә гомуми нәтиҗә ясалды, Рәис тарафыннан мактау сүзләре, бүләкләү һәм алга таба киңәшләр дә җиткерелде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров