Онлайн трансляция

Свернуть

Новосибирск өлкәсендә «Татарча диктант» өчен 17 мәйданчык теркәлгән

Новосибирск өлкәсендә «Татарча диктант» өчен 17 мәйданчык теркәлгән

https://tnv.ru

24 Апрель 2026, 09:29

26

0

Новосибирск өлкәсендә «Татарча диктант» өчен 17 мәйданчык теркәлгән
Новосибирск өлкәсендә «Татарча диктант» акциясе өчен 17 мәйданчык теркәлгән. Мәйданчыкларда акция 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр үткәрелә һәм ул шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Татар телендә диктантны дөньяның 26 илендә һәм Россиянең 73 төбәгендә язачаклар.

Диктант тексты телне белү дәрәҗәсенә карап сайлап алына алачак. Татар телен начаррак яки уртача дәрәҗәдә белүчеләр өчен дә аерым вариант каралган.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар