Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Нәбиевнең сәламәтлегенә зыян килгән

Рөстәм Нәбиевнең сәламәтлегенә зыян килгән

https://tnv.ru

11 Май 2023, 09:14

2095

0

 Рөстәм Нәбиевнең сәламәтлегенә зыян килгән
Блогер, параспортчы Рөстәм Нәбиев белән күңелсез хәл килеп чыккан. Ул бу көннәрдә уң кулында ике бармагын сындырган. Рөстәм социаль челтәрләрдә язылучыларына «Бу миңа нәрсәгә?», - дигән риторик сорау калдырган.

«Иртәм травмпунктта үтә», дип башлаган әлеге тарихны блогер. Уң кулына гипс салырга кирәклеге ачыклана.

Рөстәм һәм аның хатыны «бар нәрсәгә позитив белән карарга кирәк!» дигән шигарь белән яшиләр. Параспортчы өчен бу хәлнең килеп чыгуы «көтелмәгән» ял башлануын аңлата. «Хәзер бер ай дәвамында машинада минем шәхси йөртүчем Индира булачак», - дип язып куйган Рөстәм.

Без аның тиз арада савыгуын телибез!

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров