Онлайн трансляция

Свернуть

Иркә баласы турында: Безгә аны «озак яши алмас» дигәннәр иде

Иркә баласы турында: Безгә аны «озак яши алмас» дигәннәр иде

https://tnv.ru

08 Июль 2022, 13:55

2924

0

Иркә баласы турында: Безгә аны «озак яши алмас» дигәннәр иде
Татарстанның атказанган артисты Иркә Башкортстанның «Кызыл Таң» газетасына балалары турында сөйләгән. «Бу турыда беркайчан да кешегә сөйләгәнем булмады әле», — дип ул үзенең кече баласы улы турында сөйләде.

«Кечкенәсенә килгәндә, анысы бөтенләй беребезгә дә охшамаган. Көненә 10 тапкыр: «Әнием, мин сине шундый яратам», я булмаса, «Әнием, син галәмдәге иң матур кеше» диеп ул гына әйтә ала. Башка балалар кебек мультикларга исе китми аның, ә әтисе караган төзелеш материаллары турындагы тапшырудан аерып алып булмый. Безнең өчен бик сәер кеше ул. Ачылмаган бер галәм кебек. Көн саен мин аны яңа яктан ачам. Иҗат аңа бөтенләй кирәкми кебек. Уртанчысы гына аның, бөтен җиргә өлгерергә теләп, барыбызны тигезләп йөри.

Туганда ук үлемне җиңгән балам булганга шундый ул минем. Бу турыда беркайчан да кешегә сөйләгәнем булмады әле. Безгә аны тугач та, «озак яши алмас» дигәннәр иде. Беркемгә сиздерми генә 40 көн дәваханәдә ятып чыктык. Миңа аны ул чагында имезергә дә ярамады. 7-8 айда минем балам әле башын да тота алмый иде, ләкин без анысын да кешегә әйтмәдек. 1 яшенә кадәр дәваханә юлын таптарга туры килде. Бик елак, көйсез бала булды ул. Утырып елаган төннәр дә аз булмады. Ел саен диңгезгә алып барып дәвалап йөрдек. Табиблар үләчәк дигән балама бүген 8 яшь тула менә, Аллаһка шөкер! — ди җырчы.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров